Хәкимов Габдуллаҗан истәлегенә багышланган бәет
Көтмәгәндә китеп бардың,
Әти, бәгърем арадан...
Йөрәккә тынгы табалмыйм,
Каннар саркый ярадан.
Биш кыз һәм дә бер малайны,
Дөньяга китергәнсез...
Һәммәбезгә бәхет теләп,
Сез назлап үстергәнсез.
Сагынабыз сине әткәй,
Синсез дөнья караңгы.
Ниләр белән басарга соң,
Йөрәктәге ярамны...
Әнкәйгә дә бигрәк кыен,
Пар канатын югалту.
Һәркөнне зиратка бара,
Мөмкин мени...